Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина телевидениенең җырчылардан күпме акча соравын халыкка чыгарды

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина телевидениенең җырчылардан күпме акча соравын халыкка чыгарды
Фото: © Абдул Фәрхан / «Татар-информ»

Җырчы Лилия Хәйруллина татар эстрадасы сәхнәсе артында булган кайбер «сер»ләрне ачты. Яңа ел кичендә телевидениедән күрсәтелә торган артистлардан акча җыюлары турында ул социаль челтәрдә сөйләде.

«Мин сезгә бер куркыныч серне ачам. Ни өчен күпләр татар җырларын һәм клипларын яратып бетерми?.. Яңа ел кичәсен сатып алып була, радиода, телевидениедә ротация сатыла. Cез түлисез – сезне күрсәтәләр. Бөтен нәрсә акчага эшләнгәч, нинди сыйфат турында сүз йөртә алабыз», – дип җырчы үзенчә ризасызлык белдерде.

Ул Яңа ел кичен оештыручы кеше белән мессенджерда язышуын да күрсәтте. Аннан аңлашылганча, оештыручылар җырчыдан 30 мең сум сораган.

«Артистлар әкияттә яши дип уйлыйсызмы? Юк инде, бөтен нәрсә өчен түләргә кирәк», – ди ул икенче видеосында.

Видео астында комментарийлар калдыручыларның кайберләре җырчы белән килешүен, ә икенчеләре башка сәбәпләр дә булырга мөмкин булуын яза.

«Бу – сер түгел инде»;

«Дөрес, барысын да акча хәл итә, бер моңнары булмаган, татарча сөйләшә белмәгән җырчыларыбыз шактый күбәйде. Әле алар «Татар моңы»нда да катнашалар...»;

«Бу бөтен дөньяда шулай. Сәбәп анда түгел», – дип язучылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100