Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина татар эстрадасына яңалык алып килгән җырчыларны атаган

Лилия Телеграм каналында әнисе җырчы Гөлдания Хәйруллинаның күптәнге бер җыры белән уртаклашкан һәм ихтыярсыздан татар эстрадасының үткәненә кереп чумган.

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина татар эстрадасына яңалык алып килгән җырчыларны атаган

“Илсур Хөснетдинов җыры... Үлеп ярата идем аның җырларын... Алар ничектер башка төрле, үзенчәлекле. Хәтерлисезме, әле аның кызы да җырлый иде. Энҗе! Вакытына күрә аның җырлары, образлары искиткеч шәп иде. Мин аның кызыл “лакированный” киемнәрен әле дә яхшы хәтерлим. Үз чорында аның чыгышлары бик кыю, кызык, үзенчәлекле булган инде, үзенә күрә бер революция! Кыскасы, иң мөһиме, Энҗе татар эстрадасына яңалык алып килгән иде.

Миңа калса, ул елларда, гомумән, татар эстрадасы чәчәк аткан. Артистларның актив эшчәнлеге, җырларның сыйфаты, “Сандугач керде күңелгә”, “Кышкы моңнар” фестивальләре, тере тавыш... Мин ул вакытта бәләкәй идем әле, ләкин яхшы хәтерлим, хәзер анализлыйм, видеокасеталар да сакланган.

Кыскасы, татар эстрадасына яңалык, ташкын булып килеп керүчеләр дип мин Энҗе һәм Мәликәне атар идем. Бу шәхсән минем фикер. Ләкин аларның икесен дә тамашачы җиңел генә кабул итмәде. Чөнки халык традицион, гадилеккә ияләшкән. Безнең менталитет шундый, яңалыкны авыр кабул итәбез. Шуңа күрә дә, безнең эстрада нигездә һаман бер үк кешеләр популяр. Ә ниндидер яңалык кертәм дисең икән, бик күп чыгымнар, сабырлык һәм көч кирәк. Мәсәлән, миңа да кайбер заманча җырлар белән җиңел түгел. Аларны бөтен кеше дә аңламый. Ләкин алар яшьләргә кирәк. Болай да чит ил музыкасын гына тыңлыйлар...” – дип уй-фикерләрен язган Лилия.

“Дөрес әйтәсез, Лилия. Мин олы яшьтәге кеше булсам да, татар эстрадасында нәрсә булса да үзгәртергә кирәк икәнен аңлыйм. Югыйсә, биш-ун елдан яшьләр бүгенге “йолдыз”ларыбызны бөтенләй тыңламаска мөмкин”,

“Элвин Грей да нәкъ шулай ук, эстрадага бик авыр кушылды, аңа күп басым ясадылар... Яңалык кертүе авыр шул. Шулай да әкрен-әкрен ул яңалыкны кабул итә башлаулары сөендерә. Игътибар итсәгез, популяр җырчылар яшь артистларны үз арбаларына бик теләп утыртмый. Киресенчә, буыннарның дәвамлылыгын хуплыйсы да бит югыйсә!” – дип язганнар Лилиянең виртуаль дуслары.  

“Энҗе кайда икән, аның тормышы ни хәлләрдә?” – дип кызыксынган берәү. “Белмим шул, иҗат өлкәсеннән күптән киткән бугай ул”, – дип җавап биргән Лилия.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100