Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина: «Ой, эстрада турында сез бик күп дөреслекне белмисез...»

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина: «Ой, эстрада турында сез бик күп дөреслекне белмисез...»
Солтан Исхаков

Шушы көннәрдә җырчы Лилия Хәйруллина репетициядән бер мизгелне Телеграм каналына куйган. Анда ул ике биюче кызы белән бию хәрәкәтләре өйрәнгән һәм видео астына түбәндәгене язып калдырган:

«Менә шулай әзерләнәбез без чыгышларга. Ике җырны ике сәгать «репали». Әзерлекне, шулай ук, биючеләр белән сәхнәдә дә, тормышта да аралашуны бик яратам. Һәркем үзе өчен булганны яратмыйм... Бөтенлек юк, команда рухы... Барысы да бергә булырга тиеш, рухи яктан да. Бу – минем өчен бик мөһим.

Мин үз биючеләремне хөрмәт итәм һәм яратам. Минем белән һәрвакыт күңелле кешеләр генә эшләде. Кайбер эстрада артистлары белән бергә эшләгән биюче дусларым миңа сөйләгәннәре бар... Әллә ниләр сөйләгәннәре бар. Ничек итеп аларга икенче сортлы кешеләргә караган кебек караганнарын, кимсеткәннәрен...

Ой, эстрада турында сез бик күпне белмисез... Бөтен дөреслекне... Сәхнә артындагы барлык нечкәлекләрне белсәгез, шок хәлендә калыр идегез...» – дип язган Лилия.

«Биюче һөнәре – шундый авыр хезмәт ул. Чын сәнгать! Алар мыскыллауга лаек түгел», «Әйе, «йолдыз чире» белән авыручы кайбер артистларның ничек итеп биючеләрен түбәнсеткәннәрен күз алдыма китерәм. Кешеләр белән эшлим, шуңа күрә бернигә дә шаккатмыйм хәзер. Хезмәтнең һәр төре хөрмәткә лаек инде ул. Сезгә, Лилия, шулай дус, тату командада эшләвегезне теләп калам. Сез шундый ачык йөзле, гел шулай гади булып калыгыз», – дип язганнар Лилиянең Телеграм дуслары.

Фото һәм видео Лилия Хәйруллинаның Телеграм каналыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 август 2022
    Исемсез
    Шу чаклы итэгэтсез биюче бу , кеше колкесе
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100