Лилия Хәйруллинаны тамашачы, гадәттә, тиз, дәртле, заманча җырлар җырлавын күреп ияләнгән. Җырчы үзенең репертуарына хас булмаган җыр җырларга җыена икән.
«Рәхмәт сиңа»: Шамил Маннапов сүзләре, Рөстәм Яхин көе. Беренче тапкыр җырлыйм. Җырга кереп китергә кирәк. Бик матур җыр. Мондый җырлар башкаруым, һич шигем юк, күпләр өчен сәер булып тоелыр. Бер әйбер әзерлибез...» – дип интрига ясаган Лилия «Телеграм» каналында.
Йә, килешәме Лилиягә заманында Зөһрә Сәхәбиевалар җырлаган мондый легендар җыр?
Видео: Лилия Хәйруллинаның «Телеграм» каналыннан