Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина: «Һәр кешенең дә арт санын күтәрәсе килми»

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина: «Һәр кешенең дә арт санын күтәрәсе килми»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Лилия Хәйруллина, 3 бала әнисе булуга карамастан, даими рәвештә спортзалга йөрергә вакыт таба. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә спортзалда төшкән фотолар белән бүлеште.

«Мин кире әйләнеп кайта торган урын, бигрәк тә отпусктан соң. Минем тормышымның бер өлеше. Аерылгысыз өлеше.

Белмәүчеләр өчен, мин көн саен диярлек спортзалга йөрим. Әмма бу хакта аз күрсәтәм, аз язам. Күбрәк сторизларда күрсәтәм. Кемнеңдер ачуын чыгарадыр, кемгәдер – мотивация.

Өч декреттан соң шулай тонуста булырга тырышам. Бу – минем гадәтем, бәйлелек.

Күптән түгел тәмәке, электрон тәмәке, вейп тартуга багышланган тапшыруда булдым. Менә барыгызга да спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәм. Ул стрессны яхшырак юкка чыгара, көч бирә, гел модада, трендта, сәламәтлек һәм буй-сын өчен файдалы. Начар гадәтләрегезне ташлагыз», – дип язган җырчы.

«Ниһаять, татар артистларыннан кем булса да спортны пропагандалый, ә порошок һәм коктейль түгел», – дип язучыга: «Монда бит эшләргә, шөгыльләнергә, начар гадәтләрдән арынырга кирәк. Һәр кешенең дә арт санын күтәрәсе килми», – дип җавап биргән спорт яратучы Лилия.

Фото: © Лилия Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 сентябрь 2023
    Исемсез
    Эстэгыфируллах)
  • 1 сентябрь 2023
    Исемсез
    нинди артта калга, буш матрешкалар барлыкка килде татар сэхнэсендэ сонгы егерме ел эчендэ..
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100