Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина: «Мин моны мораль яктан кабул итә алмыйм...»

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина: «Мин моны мораль яктан кабул итә алмыйм...»
Фото: Лилия Хәйруллинаның шәхси аккаунтыннан

Көндәлек мәшәкатьләрдән арган өч бала әнисе Лилия каядыр очкан. Күрәсең, ял итәргәдер. Кайда икәнен ул әлегә сер итеп саклаган. Тик менә әлеге сәяхәте бик шома гына башланмаган шул җырчының. Беренчедән, кирәкле әйберләрен өендә онытып калдырган. Икенчедән, рейсны кичектергәннәр...

«Үзем дә «в шоке»!.. Каядыр очам... Мин моны мораль яктан аңлап бетерә, кабул итә алмыйм әле. Бейсболкамны, наушникларны онытып калдырганмын, бәлки, тагын нәрсәдер онытылгандыр. Аэропортта гына бер мең ике йөз сумга кытай наушниклары сатып алган идем – эшләми торган булып чыктылар. Кире бирдем, акчасын кайтардылар.

Самолётны ике сәгатькә тоткарладылар...

Гомумән, бүген көчкә җыенып чыктым, кыен, ияләнмәгән.

Хәерле юллар миңа.

Кая очам мин, нәрсәгә?» – дип сораган Лилия социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырчыны Төркиягә, Канадага оча дип фаразлаучылар булган. «Бәлки чыгыш ясарга очасыздыр», – дип уйлаган берәү.

«Лилия, кызым, исән-сау йөреп кайт. Юл фәрештәләре саклап йөрсен сине», – дип язган икенче берәү. Кая гына очса да, без дә Лилиягә уңышлы сәфәрләр телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100