Җырчы Лилия Хәйруллина кызыклы видео төшергән. Ул видеода күпчелек әни үзен «таныган».
Видеода күренгәнчә, җырчы ванна бүлмәсендә юылган күпсанлы носкилар арасыннан берсенең парын табарга тырыша. «4 малаең һәм ирең булганда», – дип язган ул.
«Бездә бу эшне кызым эшли» дип язучыга «мин үз өстемә күпне алам икән» дип җавап биргән җырчы.
«Нәкъ мин», «мин дә шулай аптырыйм» кебек күпсанлы комментарийлар калдырганнар.