Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина күзсез кала язган

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина күзсез кала язган
"Татар-информ" архивы

Җырчы, блогер Лилия Хәйруллина күңелсез хәлгә юлыккан. Бу хакта ул блогында сөйли. 

«Сез күзсез калырга мөмкин идегез». Мин үземне караган табибның күзләрендә менә шушы сүзләрне укыдым. 

Берничә көн элек күзем кызарып торганга игътибар иттем. «Тобрекс» тамыздым, үтәр, дип уйладым. Йоклар алдыннан «күз кызарып торганда «Тетрациклин» мазе сөртергә кирәк» дигән мәгълүмат укыдым да, өйдән шул мазьне эзләп табып, күз кабагына салдым. Әмма мин мазьне дөрес сакламаганмын икән. Бу хакта мин иртән генә белдем. Кыяфәтем бик куркыныч иде: күзем шешкән, үзе кып-кызыл. 

Шок халәтендә калдым. Тиз-тиз күз табибына язылдым. Бәхетемә, табибның буш вакыты табылды. 

Миңа «коньюктивит» диагнозы куйдылар. Шуның өстенә, мине тагын бер «сюрприз» көтә иде. Табиб күземнең өске кабагыннан ниндидер ялтырый торган әйбер тартып чыгарды. Димәк, мин берничә көн буе күземдәге ят җисем белән йөргәнмен. Ә мин «нигә күзем авырта» дип баш ватам. 

Ярый әле табибка барганмын. Алга таба да шулай өйдә «дәваланып» яткан булыр идем. 

Әнине дә искә төшереп алдым. Кулын сындыргач, ул да рентген ясарга теләмәгән иде. Ясау белән үк аны операциягә алып кереп киттеләр. 

Үзегезне үзегез дәвалау белән шөгыльләнмәгез, иң яхшысы – вакытында табибларга мөрәҗәгать итү», – дип яза Лилия. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100