Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина ире турында: «Ул миңа чәчәкләр дә бүләк итми»

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина ире турында: «Ул миңа чәчәкләр дә бүләк итми»
социаль челтәрләр

«Татар радиосы»на кунакка килгәч, җырчы Лилия Хәйруллина төрле кызыклы сорауларга җавап биргән. Алар арасында җырчының үтә дә яшерен шәхси тормышына кагылышлылары да бар.

Лилия Хәйруллина җавапларына караганда, җырчыга ире тәкъдимне, чит илгә алып барып, кунакханәдә ясаган. «Бүлмәне бик матур итеп бизәгән иде. Аннан соң бергәләп ресторанда бәйрәм иттек», – дип сөйләгән артист.

Үзенә бүләк ителгән иң кыйммәтле бүләкләр арасыннан Лилия Хәйруллина машина һәм ювелир әйберләрен аерып әйткән Лилия дә, ире дә романтик кешеләр түгел икән. Бер-беренә «матурым», «песием» ише сүзләр белән эндәшү алар өчен ят.

«Бер-беребезгә ягымлы сүзләр әйтмибез, исем белән эндәшәбез. Хәтта, ул миңа чәчәкләр дә бүләк итми. Беркайчан да. Чөнки акча бирү кулайрак», – дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100