news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина: «Бу - тормышымдагы иң катлаулы чор иде, депрессиягә дә бирелдем»

news_top
Лилия Хәйруллина: «Бу - тормышымдагы иң катлаулы чор иде, депрессиягә дә бирелдем»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Лилия Хәйруллина дүртенче баласы белән йөклелек чорының бик авыр узуы, депрессиягә бирелүе һәм сәламәтлеге белән бәйле проблемалар турында «ТНВ» телеканалында чыга торган «Сөйләшергә вакыт» тапшышуында беренче тапкыр ачылып сөйләгән.

Миңа бик авыр булды. Баламны чит илдә табарга уйлаган идем. Дүрт ай чит илдә, балаларымнан еракта яшәргә туры килде. Әниләр мине яхшы аңлар. Өстәвенә, йөкле вакытта мин бик каты авырдым. Ләкин мин зарланырга яратмыйм. Балага зыян китерә торган дарулар эчәргә туры килде. Аннары шундый хәл булды: мин егылдым һәм баламның хәрәкәтләрен сизми башладым. Минем тормышта бу иң катлаулы чор иде, депрессиягә дә бирелдем.

Мин күп дәваландым, үзем белән нәрсә булганын аңламадым. Ләкин мин бу турыда язылучыларыма сөйли алмадым. Миңа шулкадәр начар иде, инде бүтән беркайчан да елмая алмам, дип уйладым. Кемне коткарырга да белмәдем, үземнеме, әллә карындагы баламнымы?

Моннан тыш, авыру аркасында инвалид булып калу куркынычы да бар иде. Менә шундый вакытларда сәламәтлекнең иң мөһим нәрсә икәнлеген аңлый башлыйсың, – дип сөйләгән җырчы күз яшьләре аша тапшыру барышында.

Лилия Хәйруллина әйтүенчә, аның сәламәтлеге хәзер күпкә яхшырак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар