Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина белән вайннар төшерүче блогер Илнар Идрисов өйләнгән

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина белән вайннар төшерүче блогер Илнар Идрисов өйләнгән
социаль челтәрләр

Блогер Олеся Лесная һәм җырчы Лилия Хәйруллина белән уртак вайннар төшерүче популяр татар блогеры Илнар Идрисов никах укыткан. Ул сөйгәненә Гашыйклар көнендә, күзәтү тәгәрмәче кабинасында тәкъдим ясаган иде.

«Бүген безнең йөрәкләр мәңгегә кушылды», – дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Пост янындагы котлаулар да үзенчәлекле, шаян, блогерларныкыча. Интернет челтәрендә Илнар белән еш күренүче Олеся Лесная аңа: «Аңламадым. Ә мин?» – дип «үпкәләп» язып калдырган. Илнар белән Олесяның бергә төшергән вайнын истә тотып: «Ул сезгә йөзек бүләк иткән иде бит», – дигән комментарий да бар.

«Барлык әйткән сүзләремне кире алам», – дигән Илнар Олесяга.

Олеся аңа: «Җоннарың кире үсеп чыксын», – дип теләгән.

Шулай ук популяр блогер Илназ Кызык-Мызыкның да теләкләре күңелле:

«Ә хәзер запомни – шушы көннән башлап, хатын нәрсә әйтә, шуны гына эшлисе. Син уже пацан түгел, син – чүпрәк. Бәхетле булыгыз. 9 айдан бер генә түгел, ике кешенең капризын үтәргә насыйп булсын», – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100