Лилия Хәйруллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Җылыт» дигән яңа җырын тәкъдим итте.
«Яныгызда җаныгызны җылытырдай кеше булсын!» – дип теләгән җырчы виртуаль дусларына.
Яңа җырның сүзләрен Гөлүсә Әхмәтҗанова, ә көен Гүзәлия иҗат иткән.
«Бу җыр миңа бик кадерле», – дип язган көй авторы Гүзәлия.
Тамашачылар «Җылыт» җырын «шәп», «рәхәт җыр» дип бәяләгән.