Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Тимергалиеваны күршесе рәнҗеткән: «Инвалид икәнлегемне искә төшергән секундларым»

news_top_970_100
Лилия Тимергалиеваны күршесе рәнҗеткән: «Инвалид икәнлегемне искә төшергән секундларым»
"Татар-информ" архивы

Шагыйрә Лилия Тимергалиева кайбер кешеләр тарафыннан физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата хөрмәт булмау турында яза. Ул шушы көннәрдә күршесе тарафыннан тискәре мөнәсәбәткә юлыккан.

«Чыннан да инвалид икәнлегемне искә төшергән секундларым… Әлеге инструмент «захват» дип атала. Ул – физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен зур ярдәм. Идәнгә төшеп киткән яки идәндә яткан әйберләрне алу өчен кулланыла. Мин аны лифт төймәләренә басу өчен дә файдаланам.

Соңгы тапкыр лифтта күршеләрем белән мендем, һәм алар минем этаж санына бастылар. Шул сәбәпле әлеге инструментымны онытып калдырганмын. Икенче көнне мине машина йөртүчебез менеп алды. Кич белән подъездга керәм һәм минем «коралым»ны кемдер алган яки урлаган икәнне аңлыйм.

Ватсап төркеменә: «Берәрегез күрмәдеме?» – дип яздым. Башта җавап бирүче булмады. Аннан соң берәү шуңа охшаган әйбернең чүплектә ятуын әйтте. Тагын берничә кеше шушы ук сүзләрне кабатлады. Берсе, иренмичә, чыгып эзләп тә керде, тик таба алмады.

Маркетплейсларда эзләргә тотындым. Бәхетемә, берәү бар икән. Заказ ясадым, курьер китерде, ләкин ул «брак» булып чыкты… Барысын да аңлатып яздым, хәзер сатучыдан җавап көтәм.

Кире кайтып, инструментымны кем чыгарып ташлаган булып чыкты, дисез?

Балалар да, кемгәдер килгән кунаклар да түгел, миңа бу әйбернең бик кирәк икәнлеген белеп торган күршем. Әйе, ул гаебен таныды, акча тәкъдим итте. Әмма эш акчада түгел бит, ә кешеләргә карата хөрмәт булмауда. Безне кечкенәдән, кеше әйберенә тиярга ярамый, дип тәрбияләделәр.

Минем яраткан китереп бирү хезмәтемә антиреклама булды инде бу. Шулай ук күршеләремнең мөнәсәбәтенә дә», – дип язган Лилия Тимергалиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100