Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Тимергалиева «Соңгы кыңгырау»дан соң кәеф-сафа коручы укучылар турында шигырь язган

news_top_970_100
Лилия Тимергалиева «Соңгы кыңгырау»дан соң кәеф-сафа коручы укучылар турында шигырь язган
"Татар-информ" архивы

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова-Тимергалиева  «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен Бауман ураманында «олыларча» бәйрәм итүче яшүсмерләрне күзәткән. Җан әрнүен ул шигъри юлларга салган.  

«Соңгы кыңгырау»

Исерек кыз-уллар Бауманнан баралар.

Тилмереп коелып, ландышлар калалар…

Кайда соң тәрбия, әхлак һәм хәзинә? 

Дорфалык та юк, тик ис килә, сасылар…

Исерек кыз-уллар Бауманнан баралар.

Җитәкләшкәннәр дә, әйтерсең, парлылар. 

Ләкин бу да ялган: куллардан кулларны

Алсалар балалар, гөрселдәп авалар…

Бантиклы, исерек балалар

Бауманнан баралар. 

Бизәнгәннәр дә, булачак фотолар. 

Исерек сабыйлар күтәргән ландышлар,

Чәчәкләр гаепсез, алар бит ялгышлар…

Нәүмиз кала бит чәчкәләр назлылар.

Ярты сәгатьтә асфальтны кочтылар…

Исерек балалар Бауманда ауныйлар…

«Бик кызганыч күренеш. Аллаһы Тәгалә барысына да туры юлга басырга насыйп кылса иде», «Әти-әниләре бу балаларга гыйлем – Аллаһ гыйлемен бирергә ашыксыннар иде. Хәзер балаларны лагерьларга җибәрә башлаячаклар. Анда да ул балалар теләсә нәрсә эшләп йөриячәкләр», – дип, борчуларын белдергән кайберәүләр әлеге шигырь янында. 

Шагыйрәнең фикерләре белән килешмичә, каршылык белдерүчеләр дә бар. «Матурлыкны да күрә белергә кирәк», «Яхшырак шигырь юллары язсагызчы сез», – дигәннәр алар Лилиягә. 

«Тагын күз йомаргамы? Алга таба ни булыр соң, бөтен нәрсәгә күз йомуыбызны дәвам итсәк? Мин бу балаларны ямьсез димим, балалар ямьсез була алмый. Аларның эш-гамәлләре, ялгышлары ямьсез», – дип җавап кайтарган шагыйрә.  

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100