Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Тимергалиева диңгездә ял итә: «Син анда кем белән дип сорыйсыгыз киләдер»

Шагыйрә, Төркиягә килгәч, үзен начар хис итүе, организмының яңа мохиткә ияләшә алмавы турында язган.

news_top_970_100
 Лилия Тимергалиева диңгездә ял итә: «Син анда кем белән дип сорыйсыгыз киләдер»
https://www.instagram.com/liliyatimergal/

Лилия Тимергалиева Төркиягә ялга киткән. Шагыйрә инстаграмын матур ял фотолары белән бизи.

«Диңгезле иртәм. Хыялың нинди дигән идегез… Болай хыялый түгелмен. Бу ялга исә үземне лаек дип саныйм, отпускны шулкадәр көтеп алдым, тыныч кына йөреп планнар кордым, белештем һәм Аллаһы миңа бу планны үтәргә мөмкинлек бирде.

«Кем белән син анда?» — дип сорыйсыгыз киләдер. Янәшәмдә бертуган апам. Бүген төн йокысыз диярлек узды. Минем организм мохиткә, ризыкка ияләшү өчен көрәште. Апага рәхмәт. Хәзер исә хәл яхшы. Безнең бүлмә тәрәзәләре бакчага карый, ә сул яктан диңгез күз кыса, янына чакыра бугай, хозурлык», — дип язган ул.

Виртуаль дуслары шагыйрәгә матур яллар теләгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100