Лилия Тимергалиева диңгездә ял итә: «Мин сагынам сине…»
Шагыйрә Төркиядә ял итә.

Лилия Тимергалиева Төркиядә ял итә. Шагыйрә диңгез ярында утырган бик матур видеосын куйган. Әлеге видеоны Булат Җиһаншин башкаруында «Мин синең белән» җыры белән бизәгән. Җырның сүзләрен Лилия үзе язган.
«Яр буеннан карап торам кояш бата,
Мин сине сагынам, бик сагынам сине.
Сизәм синең күзеңнән кайнар яшь тама…»
Инстадуслары Лилиягә моңсуланмаска кушканнар.
«И күңел, талпын югары, ит сабыр, һаман чыда.
Күз яшеңне фәкать күрсен Хода», — дип бер инстачы җырны дәвам иткән.
«Еладым… Бәхетле мизгелләр күбрәк насыйп булсын! Кеше гомере шундый кыска»;
«И, бәләкәч, берүк исән-сау бул инде»;
«Шатлыкларың күп булсын, Лилиякәй. Җырны тулысынча тыңлыйсы килә», — дип яза шагыйрәнең үзе кебек үк хисле инстадуслары.