Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова: «Мин бит ана... Тик баласыз гына...»

news_top_970_100
Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова: «Мин бит ана... Тик баласыз гына...»

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова бу дөньяга килеп берничә атна гына яшәп калган улы Салаватның каберенә барган. Исән булса, Салаватка быел 3 яшь тулган булыр иде.

Сабыеның каберен зиярәт кылган ананың күңеленә яңа шигырь юллары килгән. Ул аны социаль челтәрләргә дә куйган. 

Ятим ана

Мин бит Ана,

Сез хәтерлисезме?

Бик кызганыч, назлый алмадым,

Яратуым – чир күк җаныма…

Мин бит Ана,

Ялгыз калган Ана,

Улыкаем җирнең астында...

Салаватым hәр догамда, әмма

Кочакларым ятим гел кала...

Мин бит Ана,

Тик баласыз гына...

Язмыш! Бәлки, җитәр!? Сынама!

Аналарга hич язмасын бару

Баласының кабере янына...

Бала тиеш дәвам булырга,

Тик минеке – җирнең астында…

 

Фото: © Лилия Сәләхетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100