Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Сәлахетдинова - Тимергалиева: «Тормышымның мәгънәсе нидә икәнне белмим…»

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова - Тимергалиева узган 2021 елга нәтиҗәләр ясаган.

news_top_970_100
Лилия Сәлахетдинова - Тимергалиева: «Тормышымның мәгънәсе нидә икәнне белмим…»
Рамил Гали

«30 декабрь көнне минем тормышымда яңа этап башланды. Аллаһы Тәгалә бу елда миңа сабыр булып, үзенә ышанып, барлык кыенлыкларны да җиңәргә мөмкин булуын күрсәтте. Мин сына, явызлана, соңыннан күп нәрсәләргә үкенә ала идем. Ләкин шуннан кемгә нинди файда?

Кеше булып калырга иде. Догалар һәм Аллаһы Тәгаләгә ышану миңа иң авыр минутларымда ярдәм итте. Үземнең исән булуым белән Аллаһы Тәгаләмә, дусларыма, әти-әниемә, туганнарыма рәхмәтлемен.

Тормышымның асылын һәм яшәвемнең мәгънәсе нидә икәнне белмим, әмма мин берәр кайчан әлеге гәүдәдә ни өчен яшәвемне аңлаячагыма ышанам. Ни өчен мин, башка берәү түгел? Бу соңрак, әлегә мине яратучы кешеләр арасында яшим һәм бу җаваплы. Тормыш бер генә бирелә һәм аны лаеклы итеп үтәргә кирәк. ИншАлла, сезгә дә үз көчегезгә ышанырга ярдәм итәрмен. Без бергә булганда көчле. 

Алга таба планнарым — яшәргә! Барлык мохтаҗларга шатлык, мәхәббәт өләшеп яшәргә. Сезгә дә үз көчегезгә ярдәм итәргә тырышырмын, аралашырга һәрвакыт шатмын», — дип язган ул. 

Инстаграмда утыручы дуслары Лилиянең көчле рухлы булуына соклану белдергәннәр, Лилиягә алга таба да сабырлык һәм тугры дуслар теләгәннәр.

«Бераз авыр чор тормышымда, әмма сезнең сүзләр бик зур ярдәм. Ярага дәва. Аллаһы Тәгалә сезгә барлык сынауларны җиңеләйтсен, сез бик матур һәм бик көчле хатын-кыз. Сезнең белән бер очрашып, кочаклап аласы килә. Берничә ел элек апамда Казанда кунакта булдым һәм без сезне мәчет каршында очраттык. Сезнең игелекле күзләрегез, елмаюыгыз гомергә исемдә калды», — дип тә язганнар.

  • Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева: «Хыялларымны улым белән бергә күмдем…»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100