Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Сәләхетдинова мәрхүм улының каберенә барган: «Аллаһ ир дә, бала да бирде… әмма»

«Бу сынауларны күтәрергә Исламда булмасам көчем җитмәс иде», — дигән шагыйрә.

news_top_970_100
Лилия Сәләхетдинова мәрхүм улының каберенә барган: «Аллаһ ир дә, бала да бирде… әмма»
https://www.instagram.com/liliyatimergal/

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова мәрхүм улының кабере янына килгән. Гадәттә көчле булып күренгән Лилия, каберне фотога төшереп, инстаграмга бик моңсу сүзләр язган.

«Хаҗга барып кылган догаларым кабул булды, әмма мәңгелек булсын дияргә онытканмын ахрысы. Мөһимлеген, кыйммәтен аңламаганмын. Ир дә бирде, бала да бирде Аллаһ Тәгалә, әмма… Хәерлесе булсын.

Вакыт дәва диләр, юк…

Бер ел узды, тормышым челпәрәмә килде. Беркем дә гаепле түгел, язмышлардан узмыш юк. Менә мине көчле дисез, кайда икән ул көч? Исламда булмасам, сабырлыгым җитмәс иде.

Хәерлесе булсын. Бүгеннән ак биттән башлыйм. Башлап карыйм…

Улыбызга, Салаватыбызга җан тынычлыгы, караңгы гүрләренең якты һәм киң булуын, җәннәттә очрашулар насыйп булуын телим. Аллаһ, рәхмәт!» — дип яза ул.

Инстадуслары шагыйрәнең кайгысын уртаклаша. «Аллаһ Тәгалә ярдәм, сабырлык бирсен сезгә. Ак биттән башлап, хәерле, бәхетле тормышлар язсын сезгә. Тагын да бәхетлерәк тормышлар теләп калам», — дип язалар.

  • «Ул миңа алтыным, ә мин матурым диям…» — шагыйрә Лилия Сәләхетдинова белән Ришат Тимергалиевның мәхәббәт тарихы турында
  • Шагыйрә Лилия Тимергалиева (Сәләхетдинова) әни булды
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100