«Яу кырында калучылар күпме...» Лилия Муллагалиеваның көн кадагына багышланган җыры чыкты
Лилия Муллагалиеваның «Аяз булсын күкләр» дигән җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.
Җырның сүзләрен Эльвира Сафина, ә көен җырчы үзе язган.
Күкләребез тормый аяз гына,
Болганып та куя дөньялар.
Яу кырында калучылар күпме…
Кан-яшь булып ага дәрьялар.