Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиеваның ире артистларны волейбол уйнатты

news_top_970_100
Лилия Муллагалиеваның ире артистларны волейбол уйнатты

Танылган җырчы Лилия Муллагалиева гаилә тормышын, ире-балалары белән вакыт уздыруын даими күрсәтеп бара. Идел буенда гына урнашкан өйләре ишегалдында ире Илсур белән кунаклар каршы алып, еш кына бәйрәмнәр дә оештыралар.

16 июль көнне Илсур әфәнде якыннары, дуслары өчен чираттагы бәйрәмне уздырды. Рәсми рәвештә пляж волейболы буенча «Әсхәт кубогы»на ярышлар» дип оештырылган чарада спорт уеннарыннан тыш җыр-бию, су коену, табигатьтә пылау пешерү дә булды.

– Быел март аенда дустым Әсхәт Фарваев арабыздан китте. Яшьтән үк спорт белән шөгыльләнгән дустымның истәлегенә әлеге турнирны оештыру фикере туды да инде. Ел саен нәкъ менә июль аенда уза торган даими ярышлар итәргә исәп бар, – ди Илсур әфәнде.

Сүз уңаеннан, Илсур Гыймадиевны спортның күп төрләрендә яхшы беләләр. Заманында җиңел атлетика, хоккей, волейболда яхшы күрсәткечләре өчен спорт мастерына кандидат исеменә лаек булган ул. Хәзер дә кайчан карама нәрсә беләндер шөгыльләнә. Кыш көне шугалак ясап хоккей уеннарын оештырса, җәйгә чыккач, үзе ясаган мәйданчыкта волейбол уйный. Аның мисалында балаларының да спортка тартылуы шатландыра. Тулы бер команда үсеп килә!

«Әсхәт кубогы» ярышларында да Гыймадиевлар аерым команда булып катнашты. Уллары Данил белән кызлары Ильвина әтиләре белән бер командада чыгыш ясады. Ярышка, гомумән, 6 команда килгән иде. Хуҗалар, Чаллы, Әтнә ветераннары, Кенәр командалары белән бергә артистлар һәм блогерлар да аерым команда туплап килгән. Хәер, ул команда бер көн эчендә генә тупланмаган инде, мәсәлән, артистлар күп еллар даими рәвештә волейбол белән шөгыльләнә.

Зөфәр Хәйретдинов, Рәсим Низамов, Айдар Рәкыйпов, Айдар Әгъләмов һәм башка танылган җырчылар атна саен тренировкалар уздыра. «Әсхәт кубогы»нда да Рәсим Низамов белән Айдар Рәкыйпов, матур уен күрсәтеп, команда белән өченче урынны яулады. Икенче урында исә «Кызык-мызык» дип аталган команда калды. Исеменнән аңлашылганча, блогер Илназ Габидуллин үз командасын туплап ярышырга килгән иде. Кубокны исә Арча районы Кенәр авылыннан килгән команда алып кайтып китте.

Илсур Гыймадиев әлеге ярышның көч сынашуга караганда дуслыкның кадерен белүгә багышланганын ассызыклый. «Без исән-сау булып волейбол уйнап йөрибез икән, димәк, әле без яшибез! Дустым Әсхәт тә яши, шушы турнир аның истәлеген әле күп еллар саклар!» – ди ул.

Көне буена сузылган ярыш вакытында Лилия Муллагалиева, табын әзерләп, катнашучыларны сыйлап торды. Ярыш кичкә кадәр дәвам итте, катнашучылар дустанә мохиттә спорт чарасын күңелле итеп оештырганга рәхмәт әйтеп таралыштылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100