Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиеваның табаларын истадуслары утка тота: "Табаңны кешегә күрсәтмә, пирогыңны ашамаслар"

"Остабикәнең уңганлыгы, чисталыгы пешергән табасыннан күренә", - дип яза аңа инстадуслары.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиеваның табаларын истадуслары утка тота: "Табаңны кешегә күрсәтмә, пирогыңны ашамаслар"
Җырчы Лилия Муллагалиева инстаграмга яңа гына мичтән чыккан пирог фотосы куйган. Инстадуслары шунда ук табаның бик үк чиста булмавын абайлап алган.

"Табаңны кешегә күрсәтмә, пирогыңны ашамаслар", "остабикәнең чисталыгы табасыннан күренә", - дип язганнар аңа.

Инстаграмчыларның бер өлеше Лилияне яклый: "Бер дә пешермәгән кешенең табасы гына ялтырап тора ул", "Таба шундый булырга тиеш инде ул, димәк, еш кулланалар", - дип яза алар.

Лилия дә җавапсыз калмаган. "Бәйләнмәгез табама! - дип язган ул. - Кайнанамнан калган чын табалар, Аллага шөкер. Хәзерге табалар бар минем, бер-ике тапкыр пешердем дә бетте. Бу табалар минем оныкларга да кала әле".

Аның сүзләрен куәтләүчеләр бар: "Яңа табалар алып карадык бит инде. Барыбер шушындый кара табага күчтек", - дип язалар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100