Лилия Муллагалиеваның әниләр бәхете турындагы җыры музыкаль мәйданнарга чыкты
Дүрт бала үстерүче җырчыга бу җыр килешеп тора.
Лилия Муллагалиеваның «Әниләр бәхете» җыры музыкаль мәйданнарга чыкты. Яңа җырның сүзләрен Эльвира Сафина иҗат иткән, ә көен җырчы үзе язган.
«Балаларыбыз гел куандырып кына торсын», — дип теләгән җырчы.
Дүрт бала үстерүче җырчыга бу җыр килешеп тора.