Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиеваның купальниктан төшкән фотосын тәнкыйтьлиләр

Җырчы инстаграмга купальниктан төшкән фотосын урнаштырган.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиеваның купальниктан төшкән фотосын тәнкыйтьлиләр
Регина Гомәрова

Лилия Муллагалиева кызы белән Гарәп Әмирлекләрендә ял итә. Җырчының инстаграм сәхифәсен һәр көнне Дубайның матур фотолары бизи.

Лилия инстаграмга Дубайның иң төсле пляжы — Кайт-Бич турында язып, үзенең су коену костмыннан төшкән фотоларын урнаштырган. «Монда батут, волейбол челтәре, футбол кыры бар. Яр буенда йөрергә яки йөгерергә яратучылар өчен махсус юл ясалган. Кайт- Бич — байдарка арендага алырлык бердәнбер урын. Күптән түгел монда душ һәм бәдрәф җиһазландырылган, кечкенә кафелар ачылган. Кафе пляж ярында булса да, әдәплелек сакланырга тиеш — купальниктан килүчеләрне хезмәт итүдән баш тартырга мөмкиннәр. Пляж чиста, ком ак. Суга керү бик уңайлы», — дип яза ул.

Әлеге постка 2693 лайк һәм 300дән артык комментарий калдырганнар. Инстачыларның игътибарын, диңгез һәм пляж күренешләренә караганда, Лилиянең су коену костюмы һәм фигурасы җәлеп иткән.

«Купальник кыйммәт түгел бит инде, икенче юлы чашкаларын киеп, сайлап алыгыз», — дип язганнар аңа.

«К…не өйрәт», — дип җавап кайтарган ул кешегә Лилия.

Фигурасына кысылмыйм, тик бигрәк тупас җавап биргән. К…не өйрәт дигән сүз буламы инде?» — дип аралашуга кушылган өченче инстачы.

«Әле тагын да катырак итеп язарга була иде. Кешене тикшереп утрмасыннар», — дигәннәр аңа.

Инстачыларга җырчының тапочкие һәм шортигы да ошамаган. «Ирләр тапочкие киеп йөрмиләр инде. Шортигыгыз да коточкыч. Зәвыгыгыз бөтенләй юк икән», «Шорты түгел, бабасының трусигы бугай», — дигәннәр.

«Корсагыңны бетер», — дип язган бер инстачыдан: «Син кайда корсак күрәсең?» — дип сораган Лилия.

«Фигураң юк, нигә ялангач фотога төшәсең?» — дип язганына: «Мин ялангач түгел. Ач күзеңне, дөнья бу», — дип җавап кайтарган.

«Башта үзегезне тәртипкә китерегез. Күпме май сездә», «Олы яшьтәге ханымга шулай фотога төшү килешми»,

«Мондый фотолар өчен сез артык таза» һәм тагын әллә ниләр язганнар.

«Кайберәүләр Лилиянең фигурасын тәнкыйтьләп, үз фигураларын күрсәтергә акча һәм урын таба алмый интеккәндә, Лилия дөнья рәхәтендә коена. Аның фигура ясарга да, шәп купальник алырга да акчасы җитә, борчылмагыз», «Фигурасы бик шәп, сочный, ябык та, таза да түгел», «Анаң башы кирәкме сезгә, тагын нинди фигура кирәк? Бар җире дә ялт иткән. Музейларга барып карагыз. Элек рәссамнар да артык ябык хатын-кызларны ясамаганнар», «Сезнең артык тазаларны күргәнегез юктыр әле. Тагын егерме елдан сезгә дә карарбыз», «Сексуаль, бик матур», — дип яклаучылар да күп.

«Күкрәкләрегезне күтәртергә иде. Дөрес купальник сайлыйсыгыз калган. Башка алай эшләмәгез», — дип бәйләнгән тагын бер инстачы.

«Күкрәкләрем белән барысы да әйбәт, чашкалар белән дә. Дүрт бала табып, аларны имезеп карагыз әле, кабат язарсыз, яме. Формасы белән дә, үлчәме белән дә мин бик кәнагать», — дип яза аңа Лилия.

«Сөяккә эт кенә кызыга», «Көнләшкәнне көнләштерү ул безгә кызык кына дип, дөньяның артына тибеп яшәп ята әле Лилия. Ә сез көнләшеп тик ятыгыз», «Аның түше ни дә, к…те ни дә, корсагы ни?! Нигә кеше тормышын тикшереп ятасыз?» — дип комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100