news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиеваны артык ачык купальник кигәнгә тәнкыйтьләгәннәр

«Кызлар пати» төркеме кызлары табигатьтә ял иткән.

news_top
Лилия Муллагалиеваны артык ачык купальник кигәнгә тәнкыйтьләгәннәр
Регина Гомәрова

«Кызлар пати» төркеме җыелып, яхтада йөрергә чыккан, кызынган. Лилия Муллагалиева Фәридә Әхмәтшина һәм Айгөл Бариева белән купальниктан фотога төшкән. Җырчының инстадуслары, гадәттәгечә, Лилия Муллагалиеваның артык ачык киемнән йөрүен тәнкыйтьли.

«Лилия, сез бит татар хатыны, тыйнак булырга кирәк. Фотоларны карыйм, бөтенесенең күкрәкләре ябык. Ә сез бөтен җирдә күкрәк ачып йөрисез. Күрәсең, бик күрсәтәсегез киләдер. Бер уйласаң, күкрәк бөтен кешедә дә бар»;

«И, кыланчык. Бер дә килешми! Өч бала әнисе бит сез», — дигәннәр.

«Лилиянең дүрт бала аның», — дип төзәткән берсе.

«Яшь чакта килешә алай йөрү. Сезнең кебек булгач, каплар. Күңелле яшиләр, иренә ярый, булдыра», — дип яклаган икенче инстачы Лилияне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар