Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиеваның «аппетитлы формалары»на егетләр кызыккан

Инстачылар арасында матур итеп киңәш бирүчеләр һәм төрле хайваннар белән чагыштыручылар да бар.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиеваның «аппетитлы формалары»на егетләр кызыккан
«Татар-Информ» архивы

Татар эстрадасының кайбер җырчылары хейтерларына азык әзерләп кенә тора. Лилия Муллагалиева да инстачылар теләсә нәрсә язып торуга карамастан, Мисырда купальниктан төшкән фотоларын күрсәтергә булган.

Җырчының «аппетитлы формалары» хейтерлар өчен азык булган. Әлбәттә, матур итеп киңәш бирүчеләр дә бар. Әмма аларның сүзенә кем колак салган да, кемнең исе китсен инде.

«Акылдан яздыңмы әллә», «Тәүбә, тәүбә, карарга оялдым», «Матур дигән саен тигәнәк буе сикерә кеше, үзе таза. Сезгә карата хөрмәт югала», «Бер дә матур түгел, ат кадәр гәүдә белән. Сиңа 18 яшь түгел бит», «Татар сыеры. Мөселман хатыны шулай йөргәч инде. Тыйнаграк була белергә кирәк».

«Ул 4 бала дигәч тә дөнья бетми ич инде, рәхәтләнеп төшсен. 60 яшь булгач төшмәс. Ире рөхсәт бирмәсә төшмәс иде. Шәрә төшмәгән ич. Бик матур», «Күкрәгезне каплыйсы калган сезгә», «Татар хатын-кызларына килешми инде бу куренеш.

Шундый хатын табып булмады инде, «Апа, сез кияүдәме? Формаларыгыз бигрәк аппетитлы», — дип кызыгып вә көрсенеп утыручы ир-атлар да бар.

«Сез шундый чибәр, шундый матур, буй-сыныгыз ут», «И бик матур, Лилия, күз тимәсен үзеңә! Карама ни язуларына, сөенеп, сөелеп яшә! Искиткеч рәхәт анда, ә аллея саен кактуслар нинди матур, Кызыл диңгез үзе бер тамаша — суы, төрле төстәге балыклары. Исән-сау ял итеп кайтыгыз», «Язган кеше үзе ыштансыз йөргәндер әле кайчандыр. Хәзер әүлия булып утыра. Бик матур, ул әллә нишләп йөрми бит. Кеше матурлыгын урлап чыгып басмаган. Күз тимәсен диеп карагыз» кебек әллә чынлап, әллә юри язучылар да бар.

.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100