Лилия Муллагалиевага ире үзе пешерә торган коймак рецептын әйтми
Җырчы «тәмле» фотолар куйган.
Лилия Муллагалиеваның ире люля-кебаб һәм коймак пешергән. Җырчы «тәмле» фотолар күрсәтте.
«Илсур белән бер-беребездән уңдык! Ул тәмнүшкәләр пешереп кенә тора. Ул коймакны әйткән дә юк инде, тел йотарлык була. Рецептын миңа да бирми, сорамагыз да», — дип язган җырчы.
Инстачылар арасында оста пешекчеләр җитәрлек, коймагына карап рецептын да әйтеп биргәннәр: «Рецепты гади инде моның, кабаруыннан куренеп тора — оеган сөт, йомырка».
«Илсур пешерә торган мичне тулаем күрсәт әле, кызыгып үләм инде шуңа», «Тәмле күренә, бигрәк тә яраткан кешең пешерсә», «Рецептын әйтмичә дөрес эшли, шеф-поварлар шулай итә», «Рецептын бирмәсә бирмәс, пешереп ашата бит», «Безнекеләр пешергәнне дә еламыйча ашый белми», «Үзең һәрвакыт күңел биреп пешерәсең, кибетнеке белән мактанучыларга ачу килә», — дип сокланганнар Лилиянең иренә.
«Коймакның тәнгә файдасы бармы икән, шуны беләсе килә», «Әйтәм симереп кенә ятасың, ябыга алмый итегәсең»; «Уңганлыгыгыз белән мактанып торасыз. Минем күргән юк. Бу табаңны юсаң яхшы булыр иде, теге сата торган әйберләрең белән», — дип «чеметеп» алучылар да бар.