Лилия Муллагалиевага дәваланыр өчен хәмер эчәргә тәкъдим итәләр
Татарстанның атказанган артисты авыруы хакында инстаграмда хәбәр иткән иде. Халык, җырчының сәламәтлеге өчен борчылып, төрле киңәшләр язган.
«Лилия, сеңлем, аракы эч, профилактика була ул. Тырыш, көрәш, гәрчич белән чиратлаштырып, җилкәңә банка куй. Син бик көчле ханым, терелерсең, Алла боерса, амин!», «Лилия, бернәрсәгә карамый әрем эч. Суына башлагач, кайнар суга сал», «Лилия, аракы иснәргә кирәк. Битлек астыннан марляны чыгарып, 10 минут сулыйсың, бер сәгать ял итәсең, булыша, диләр», — дип яза Лилия Муллагалиеваның инстадуслары.