
Лилия Муллагалиева авторы билгеле булмаган шигырьгә көй язган. «Җылы сүз» җыры музыкаль мәйданчыкларда чыкты.
«Авыр сүзләр әйтми, бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез, дуслар! Гомер ике килми», – дип яза җырчы.
«Көчле кеше генә гафу итә белә,
Гафу үтенмәсәләр дә, гафу ит.
Рәнҗемә син, әгәр рәнҗетсәләр,
Ачу саклап яшәү авыр бит.
Синең якка таш аталар икән,
Борылып елмай, карап йөзенә.
Якты йөзең, җылы сүзең синең
Үтеп керер, бәлки, күңеленә...»