Лилия Муллагалиева тамашачыларына Яңа ел бүләге итеп, ире белән яздырган җырны тәкъдим итте. «Тылсымлы мәхәббәт» җырының сүзләрен Тәслимә Низами, ә көен җырчы үзе язган.
«Илсуркаем белән мәхәббәт турында дәртле җырыбыз. Күңелләрегезгә хуш килсен! Парлы гомерләр телибез», – дип язган ул.
Лилия ире Илсур Гыймадиев белән «Әниләр һәм бәбиләр» концертында чыгыш ясаган иде. Халык аларның дуэтын яратып кабул итә.
Бу җырны тыңлаучылар да дуэтны яратулары, Лилиягә дә, Илсурга да сокланулары турында язганнар.