Лилия Муллагалиева өйдә шаурма ясау рецепты белән уртаклашты. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язды.
"Җиңел генә әзерлим. Зур кибет ләвәше алам. Шуның эченә салат яфрагы, кыяр, помидор, сыр, кыздырылган тавык ите яисә колбаса болгатып салам. Соус өчен каймак, майонез, кетчуп, 1-2 тырнак сарымсак, яшел үләннәр алам. Ләвәшкә төрәм дә кыздырып алам", - дип яза ул.
Аның балалары мондый шаурманы бик яратып ашый икән.
Лилия Муллагалиева инстадусларыннан да киңәшләр сораган, кемнең ничек ясаганын белешкән. Алар арасында "Ча" рецепты буенча кишер, бәрәңге салып та шаурма ясаучылар бар.