
«Кайнар салат» өчен күркә ите, гөмбә, салат яфрагы, кыяр, болгар борычы, помидор, укроп, кинза, тоз, борыч, сыек май, бәлзәмле аш серкәсе кирәк.
Эш барышы:
Беренче итеп күркә итен озынча турап, майда кыздырырга куярга; ⠀
Биш минуттан аның өстенә гөмбә турап салырга;
Каты утта икесен бергә биш минут кыздырырга;
Ит белән гөмбә суынган арада салат яфрагын өзгәләп, кыяр белән болгар борычын озынча, помидорны шакмаклап, укроп белән кинзаны вак итеп турарга;.
Яшелчәләрне, тоз, борыч, сыек май һәм 1,5 аш кашыгы бәлзәмле аш серкәсен (бальзамический уксус) ит белән гөмбәгә кушарга кирәк.