Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиевадан кабаклы-алмалы пирог рецепты

news_top_970_100
Лилия Муллагалиевадан кабаклы-алмалы пирог рецепты
Фото: "Татар-информ" архивы

Кабаклы-алмалы-әфлисунлы эчлекле пирог өчен коры камыр әзерләргә кирәк. Бу рецепт белән Телеграм-каналында җырчы Лилия Муллагалиева уртаклаша.

Эчлек өчен 1400 грамм кабак, 300 грамм алма, 1 яки 2 әфлисун согы кирәк була. Кабакны һәм алманы угычтан уарга, әфлисунны икегә бүләргә, согын сыгарга.

Камыр өчен 1 стакан манный ярмасы, 1 стакан он, 0,5-1 стакан шикәр комы, 1 кап көпшәкләндергеч кирәк. Коры камыр килеп чыга.

Биек таба кирәк була, аны майларга, төбенә калынрак итеп коры камырны сибәргә, 1 кат эчлек салырга, аннары кабат – камыр. Шулай итеп, 3-4 кат ясарга. Иң өске катка – камырга – каткан 180 грамм атланмайны угычтан уарга.

Духовкада пешерергә, пирогны суынгач кисәргә киңәш ителә.

«Бик тәмле пирог була, рәхәтләнеп пешерегез», – дип белдергән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100