Лилия Муллагалиевадан ит белән дөгедән пәрәмәч рецепты
«Тәмнүшкәләр пешеп торсын, мактый-мактый ашарга кеше булып торсын», дип язган җырчы.
Камыр өчен: сыек май, су, тоз, бераз шикәр комы, он.
Дөгене суда бүрттереп алырга.
Аннары иттарткычтан чыгарылган иткә дөге, тоз, борыч өстәп болгатырга. Пәрәмәчләр ясарга.
«Эчлек өчен майлырак ит алсагыз, пәрәмәчләр «тел йотарлык» тәмле булачак. Пәрәмәчләрнең өстен ачык калдырырга һәм шулпа салырга», дип язган Лилия Муллагалиева.