Лилия Муллагалиевадан бик җыйлы гына кыяр тозлау рецепты
Җырчының тозлы кыярлары кетердәп тора икән.
Җырчы Лилия Муллагалиева инстаграмда төрле киңәшләрен язып тора. Бу юлы ул кыяр тозларга өйрәтә.
«Мин бик жайлы гына тозлыйм кыярны, тәмле, кетердәп тора», — дип яза ул.
Өч литрлы банка хисабына 5 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз салына. Шушы ук банкага 9 процентлы аш серкәсен 3 аш кашыгы салырга, дип киңәш итә җырчы.
Инстачылар суны ничек салырга икәнен дә сорый. «Ике катын да кайнап торган», — дип җавап бирә Лилия.
«Беренче суны түкмисезме», — дип сорыйлар. Лилия бу суны кайнатып кире салуын әйтә.
Бер язучы шикәр комы күп салына дип аптырый. «Биш аш кашыгы шикәр комы күп бит ул. Мин 2 аш кашыгы тоз һәм шикәр комы салам, шулай ук тәмле чыга. 9 процентлы аш серкәсен 50 мл салам», — дип яза.
Лилия моңа да җавап бирә. «Күп түгел, телеңне йотарлык. 7 ел шулай маринадлыйм», — ди.