Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева "Золотой голос России" бәйгесендә "Гөлҗамал"ны җырлаган

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Мәскәүне шаккатырып кайтты. Җырчы бөтен Останкинога "Гөлҗамал"ны яңгыратуын һәм әле дә шул көн хисләре белән яшәве турында сөйләде.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева "Золотой голос России" бәйгесендә "Гөлҗамал"ны җырлаган

- Миңа һәрвакыт конкурсларны берләштерүче бер сайттан теге яки бу бәйгегә чакыру килеп тора. "Мин русча җырламыйм, бары тик татар телендә гына җырлыйм. Халык җыры яисә авторлар җыры белән катнаша алам. Минем тавышым - халыкчан, мин татар халкының моңын, сәнгатен, мәдәниятен пропагандалыйм", - дип җавап бирдем. "Кызганычка каршы, регламентка туры килми", - дип әйтеп килделәр. Бу юлы исә "Золотой голос России" Халыкара бәйгесенә җыр тәкъдим итүемне сорадылар һәм кабул иттеләр. Бәйге Мәскәү каласында Останкинода бер көн эчендә узды. Дөресен генә әйткәндә, Останкиноны күрергә хыяллана идем. Барлыгы 97 кеше катнашты, башкаручылар күбесенчә инглиз телендә җырлады. Мин ике номинациядә чыгыш ясадым, - дип сөйләде "Intertat.tatar"га Лилия Муллагалиева.



Җырчы үзе теләгәнчә "Гөлҗамал" татар халык җырын башкарган. "Мин 84нче булып чыгыш ясадым. Мин, гомумән, элек-электән конкурсларда катнашырга яраттым. "Татар җыры", "Ягымлы яз", "Урмай моңы", "Дуслык моңы", "Сандугач керде күңелгә" һәм башкалар, аларны санап китсәң, бик күп. Соңгы вакытта миңа ул чактагы хис-кичерешләр, адреналин җитми иде. Яшьлегем, студент чакларым искә төште. Максатым - үзебезнең мәдәниятне, моңны, җырларыбызны пропагандалау. Мин моны һәрвакыт күзаллыйм, әмма гаилә һәм балалар мәшәкате арасында бу юнәлештәге эшчәнлек кайвакыт туктап тора", - ди Лилия.



Җырчы әйтүенчә, аның Татарстанның атказанган артисты булуы әлеге бәйгедә роль уйнамаган. "Катнашучыларның күп өлешен профессионал җырчылар тәшкил итте. Шуны да әйтергә кирәк, акапелла җырлаучы булмады. Жюри мине зур игътибар белән тыңлады. Минем бу бәйгедә татар халык җырын ишеттерәсем килде. Ни өчен "Гөлҗамал"ны сайладыммы? Анда диапозон да, моң да, тавыш та, тын алу да, тарих та бар. Анда барысы да бар. Интервью вакытында "Бу җыр нәрсә турында?" - дип сорадылар. Татар хатын-кызына гына хас булган, авыр вакытларда да югалып калмый торган, дөньядагы бөтен мәшәкатьне үз кулына алып, дөньяны җигәрдәй, ирләре сугышта булган ялгыз хатын-кызларның күңел тойгыларын чагылдырган тарихи, мәңгелек җыр бу, дидем", - диде Лилия.


  
Халыкара бәйгедә Татарстаннан ике кеше генә катнашкан. Лилия Муллагалиева халык җыры белән III дәрәҗәге лауреат, автор җыры белән дипломант булган. Ул киләсе елның август аенда Франциядә узачак Халыкара бәйгедә катнашырга теләвен белдерде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100