Лилия Муллагалиева: "Ярты палка колбасаны бер утыруда ашап бетерә идем"
Лилия Муллагалиева: "Ярты палка колбасаны бер утыруда ашап бетерә идем"
Җырчы Лилия Муллагалиева инстаграмына 2002 елгы концертыннан видеоязма куйган һәм тормышының кызыклы бер чорын исенә төшергән.
"2002 елда Камал театры бинасында узган беренче сольный концертым. Бик кызык, рәхәт, яшь чаклар. Әзерләнеп, җыелып Казан концертыннан соң Татарстан буйлап гастрольгә чыгып киттек. Илсур (ире) администратор, концертларны ул оештыра. Киткән чакта унлап артист һәм гаиләбездән без Илсур белән икәү идек. Гастрольдән кайтканда бер өчәүгә әйләнеп кайттык. Шулай итеп Данилыбызга 16 атна иде.
Аннары инде иң кызыгы башланды. Төн җитәме, үтереп ашыйсы килә. Ач бүре кебек, ярты палка колбасаны бер утыруда ашап бетерә идем. Нәкъ менә колбаса белән шикәрле чәй эчәсе килә иде. Шулай итеп 59 килодан 78гә әйләнгәнемне сизми дә калдым. Шуннан бирле артык килограммнардан котылып булмый. Аллага тапшырган", - дип язган Лилия.
"Авырту кермәсен, хәзер ябыгасың. Бер йотым су эчә алмыйча үлеп китәләр. Ашау кергәндә ашарга кирәк, мин шулай дим", "Лилия, сез хәзер дә бик матур. Яшь чактагы фигурага кире кайтып булмыйдыр инде ул яшь барган саен, әллә ниләр эчсәң дә", - дип киңәш бирәләр Лилиягә инстадашлары.