Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева ябыктыра торган күнегүләр, ә хейтерлары телләренә зарядка ясый

Җырчының челтәр маркетинг продукциясе кулланып ябыга алмавына төрттерәләр.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева ябыктыра торган күнегүләр, ә хейтерлары телләренә зарядка ясый

Җырчы Лилия Муллагалиева ябыктыра торган #сәламәтиртә проектында катнашуын әйтеп, күнегүләр белән шөгыльләнгән видеосын куйган. «Бүген 11 көн, кәеф супер» дип язган. Аның бу проектын хуплаганнар, әмма хейтерлары да «рәхәт чиккән».

«Иии, Лилия, алай ук кыланма инде, бөтен, байлыгыңны коеп бетерәсең».

«Артык кирәк түгел, 10 кг җитте, иң мөһиме — Илсур дус яратсын!»

«И җаным мондааа. Көне-төне сикерергә әле сиңа».

Җырчының челтәр маркетингта шөгыльләнүенә төрттерүчеләр күп. «Детокс, биодронның көче җитми», ди язган берсе.

«Диета тотмасаң, коктейль белән генә ябыгып булмый. Коктейльләр клейстр кебек бер нәрсә инде, тәмләткечләр кушылган».

«Кеше алдап булмый шул, үзләренә кайта. Үзен хөрмәт иткән җырчылар анда керми дә. Сектага охшаган».

«Сөйлиләр… белән ябыгабыз дип. Үзләре сикерәләр, чабалар, диетада утыралар».

«Коктейльләрнең файдасы юк шул, лохотрон ул»,

Лилия Муллагалиева моның белән риза түгел:

«Нәрсәгә файдасы юк? Коктейль ул витаминлы ризык. Кайберәүләр аны могҗизалы ризык дип уйлый. Коктейль эчкәч, җыерчыклар булмый, матур ябыгам әкрен генә, дөрес туклану белән бергә», — дип язган җырчы.

«Н… (челтәр маркетинг продукциясе) мактыйсыз, кеше алдап ябыгып булмадымы?»

«Мактыйм, булыша, Аллага шөкер. Алдаламыйм. Мактыйм, булыша. Сезнең ише пычрак чәчүчеләргә ярдәм итми», — дип яклаган җырчы.

«Нигә йөрү, йөгерүне бөтен кеше ябыгырга теләүгә китереп калдыра? Табигатьнең матур җирләрендә йөреп кайтсаң, күңелләр күтәрелә, кәефләр яхшыра, кан басымнары нормальләшә, йөрәк эшчәнлеге яхшыра, һб, һб лар. Моны барыбыз да белә, әмма бик азлар гына диваннан к.тен күтәрә ала. Ә Лилия Афәрин, барысына да җитешә!!!» — дип яклаганнар җырчыны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100