news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева хастаханә юлында йөри: «Аллаһ ярдәменнән ташламасын»

news_top

Җырчы Лилия Муллагалиева бу көннәрдә хастаханә юлларында йөри. Җырчының әтисенә катлаулы операция ясаганнар.

«Бүген мин әти янында постта. Иртәгәгә әзерләнәбез. Аллаһ ярдәменнән ташламасын», — дип язган иде ул операция алдыннан үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Озак та үтми, җырчы сөенечле хәбәр дә җиткерде. Операция әйбәт үткән, әтисенең хәле тотрыклы.

«Әтинең операциясе уңышлы узды. Үз аңына килде. Барыгызга да изге теләкләрегез өчен зур рәхмәт», — диде Лилия Муллагалиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар