Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева улын хәрби өйрәнүләргә озаткан

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева улын хәрби өйрәнүләргә озаткан
социаль челтәрләр

Лилия Муллагалиеваның улы Данил армия сафларына киткән, дип хәбәр иткән идек. «Ул Казандагы дары заводының 37нче хәрби частендә хезмәт итәчәк», – дип сөйләде безгә җырчы. Инде Лилия Муллагалиева улын хәрби өйрәнүләргә дә озатып җибәргән.

«Данил ноябрьдән армиядә. Менә кичә Саратов шәһәренә «учебка»га киттеләр. Балаларыбыз исән-сау булсыннар, имин юллар, исән-сау әйләнеп кайтсыннар», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Лилия Муллагалиева сүзләренчә, гаиләдә «армиягә бармый калу» турында сүз булмаган. Данил Казан кооператив техникумның юридик бүлеген тәмамлаганнан соң, таможня эше буенча укырга кергән. Армиядә хезмәт итеп кайту Данилга бу юнәлештә эшләү өчен дә кирәк.

Ул армиядә 2 ел контракт буенча хезмәт итәчәк.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100