news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева улын армиягә озаткан

news_top
Лилия Муллагалиева улын армиягә озаткан
Лилия Муллагалиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Лилия Муллагалиеваның улы Данил армия сафларына киткән.

«Аллаһка шөкер, еракта түгел, Казандагы дары заводының 37нче хәрби частендә калды. Ялларда очрашу, кайвакыт өйгә кайтып килү мөмкинлеге дә булачак. Учебкага гына ерак шәһәрләргә йөртәчәкләр. Алар 2 ел контракт буенча хезмәт итәчәк.

Бүгенге вазгыятьтә хәрби хезмәткә җибәрү азмы-күпме шикләндерде инде. «Армиядә хезмәт итүчеләрне дә алып китәчәкләр» дигән кеше сүзләре килеп ишетелә дә, борчыла башлыйсың. Аллаһы Тәгалә саклап йөртсен инде үзен.

Данил Казан кооператив техникумның юридик бүлеген тәмамлады. Хәзер, читтән торып, таможня эше буенча укырга керде. Киләчәге өчен бу юнәлешне сайлагач, хезмәт итеп кайтуы карьера буенча үсү өчен дә кирәк.

Әтисе дә хәрби хезмәттә булган кеше. Гаиләдә «армиягә бармау» турында сөйләшү, гомумән, булмады», – диде җырчы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар