news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева: «Төшләремдә сәхнәне күреп, саташып уянам...»

news_top
Лилия Муллагалиева: «Төшләремдә сәхнәне күреп, саташып уянам...»
Фото: Лилия Муллагалиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Лилия Муллагалиева, быел беренче тапкыр билгеләп үтелә торган Артист көне уңаеннан, сәхнәдәш дусларына котлау сүзләрен юллаган. Үзенең дә тиздән сәхнәгә кайтырга өметләнүен белдергән.

«Безнең нәселдә җырга оста, моңлы тавышлы туганнарым күп, әмма тормышын сәхнә, иҗат, сәнгать белән бәйләүче әлегә мин генә.

Һәр җырым аша халкыма йөрәк түреннән чыккан моңымны юлладым. Шатлыклы минутымда да, борчылган чагымда да мин һәрчак җырладым.

Укытучыларыма, сәхнәдәш коллегаларыма зур рәхмәт җиткерәсем килә. Минем җырларымны җырлаган, тамашачыга җиткергән артистларыма, дусларыма олы рәхмәт әйтеп баш иям.

Тормышым икегә бүленсә дә, мин өметемне җуймыйм, яраткан сәхнәмә кабат кайтырга язсын!

Бүген дә күңелемнән булса да җырлыйм, төшләремдә сәхнәне күреп саташып уянам...

Сынауларны җиңеп, бирешмичә, матур җырларымны киләчәктә тамашачыма, халкыма бүләк итәргә язсын!

Бәйрәм белән!» – дип яза җырчы.

  • Лилия Муллагалиеваның катлаулы операция кичерүе турында язган идек. Җырчы калкансыман бизенә ясаткан операциядән соң бөтенләй тавышсыз калуы хакында да сөйләгән иде.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Хәерлесе белән терелеп, сәхнәдә күүүп еллар җырлап яшәргә насыйп булсын!🤲🌹
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар