news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева татарча аңлый торган үрдәкләр турында кызык видео күрсәтте

Инстаграмдагы «Добрый татарин» аккаунтында Илнар исемле егет туган телне онытмаска чакыра.

news_top
Лилия Муллагалиева татарча аңлый торган үрдәкләр турында кызык видео күрсәтте
https://www.instagram.com/tatar_list

Илнар төшергән видеоны Лилия Муллагалиева үзенең сәхифәсенә алып куйган.

«Үрдәкләр молодцы! Тел саклауда өлеш кертәләр», — дип яза җырчы.

«Татар авылларыннан киткән кешеләр кире әйләнеп кайткач, русча сөйләшә башлаганны яратмыйлар, диләр. Моны хәтта хайваннар да яратмый икән», — дип сөйли Илнар.

Шуннан соң кадрда урамда үрдәкләр көтүе күренә. Аларга «здравствуйте», дип русча дәшәләр. Үрдәкләр кыймылдамый да.

Аннары үрдәкләргә татарча «исәнмесез», диләр. Шуннан соң үрдәкләр сөенешеп бакылдаша башлый.

«Туган телегезне онытмагыз», — ди Илнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар