Җырчы Лилия Муллагалиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә шатлыгы белән уртаклашкан. Аның кызы Ильвина барабанда (ударник) уйный икән, ул беренче рок-концертын куйган.
«Молодец, кызым! Әткәй, әйтмешли, «дальше больше!» – дип язган җырчы.
Җырчының кызының бу шөгыле турында иҗатташ дуслары да хәбәрдәр булмаган. «Шәп», «Көтелмәгән хәл. Ильвина – ут», «Менә сиңа мә», «О-о-о, молодец», «Уңган кыз», – дип аптыраган да, шаккаткан да, сокланган да алар.