Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева: «Равил абый Шәрәфиевнең ялварып сөйләвеннән күңелем тулды»

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевның шигырь укуыннан күңеле тулуы турында Инстаграмдагы битендә язган.

news_top_970_100

«Искиткеч мәгънәле, бүгенге көнгә туры килгән, тирән эз калдырырлык сүзләр!

Равил абый Шәрәфиевның ялварып, ихлас сөйләвеннән күңелләрем тулды. Рәхмәт, Равил абый! Тыңлагыз әле, дуслар! Сәламәт булыйк», — дип язган Лилия Муллагалиева.

«Искиткеч мәгънәле һәм аңлаешлы сүзләр. Ничек күрә белде икән бу кадәр дөреслекне шагыйребез, афәрин диясе кала! Бу сүзләрне ишеткәч, бөтен кеше дә уйланып, иманга килсә иде», «Рәхмәт, Равил абый. Искиткеч, күңелләрне тутырдың… Кадир Сибагатуллинга да афәрин, ничек язган, бүгенге көннәрне күптән белгән диярсең», «Йөрәккә үтеп керә торган сүзләр», — дигән инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100