Лилия Муллагалиева ни өчен күзен йомып җырлый?
Игътибар иткәнегез бардыр, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева җырлаганда күзен йомып җырлый. Җырчы моның серен ачты.
![Лилия Муллагалиева ни өчен күзен йомып җырлый?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/11/13/48cee36f706b7ddcf06c57a3f6f02a4988a43f27919719df10fc10d00693.jpg)
“Күп вакыт мин җырлаганда күзләремне йомып җырлыйм. Никтер миңа шулай рәхәт. Онытылам, уйга чумам, җырга кереп китәм, күз алдыннан уздырам... Шуңа кайчак төшкән фотоларда күз йомык чыга. Бу - ялгыш күз йомылу түгел, бу – минем халәтем”, - дип язган Лилия.
Моңа җавап итеп җырчы Нурзадә: “Минем дә шулай шул”, - дип язган.
Моңа җавап итеп җырчы Нурзадә: “Минем дә шулай шул”, - дип язган.