news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева: «Монда күргәннәремне бер язармын әле...»

news_top
Лилия Муллагалиева: «Монда күргәннәремне бер язармын әле...»
Фото: Лилия Муллагалиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән. Видеодан скриншот

Күптән түгел Лилия Муллагалиева үзенең җитди авыруы хакында хәбәр итте. Хәзерге вакытта җырчы Санкт-Петербург шәһәрендә, хастаханәдә операция көтә.

Артист хәзер дә көн саен диярлек сторисларга чыгып, дуслары белән элемтә саклый, үзенең хәлләре турында сөйләп тора. Хәзерге вакытта Лилия Муллагалиева анализларының нәтиҗәләрен көтә.

«Миннән нинди дә булса хәбәр көтәсездер инде. Югалттыгызмы? Барыгыз да язасыз, хәлемне сорашасыз. Рәхмәт сезгә. Бер яңалыгым да юк. Анализларны көтәм. Әле нәтиҗәләре килмәде. Вакытым күрше палатадагы егетләргә ярдәм итеп үтә.

Кайчан да булса монда күргән, кичергәннәремне бер язармын әле. Саулык барыбызга да», – дип сөйләде ул бу хакта.

Җырчының сәхифәсен карап баручылар Лилия Муллагалиеваның тизрәк сихәтләнүен телиләр. «Үзегезгә әҗер булып кайтыр, Аллаһы боерса», «Савапка язсын синең ярдәмнәрең, изге эшләрең, Лилия», «Тизрәк савыгып кайтып, гаиләгезне шатландырырга язсын», «Үзегезгә саулык булып әйләнеп кайтачак, Аллаһы боерса. Тик озакка югалмагыз, сезнең өчен борчылып торабыз», – дип язалар Лилия Муллагалиевага.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар