Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева: «Мин бу хыялыма 25 ел килдем»

79

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева: «Мин бу хыялыма 25 ел килдем»
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева инструменталь ансамбль оештырган.  Әлеге зур шатлыгын ул Телеграм каналында җиткерә. 

«Ниһаять, мин бүген әле беркемгә дә әйтмәгән олы яңалыгым, күптәнге хыялымның тормышка ашуы белән бүлешәм. Мин бу хыялыма 25 ел килдем. Бары тере музыка коралларына кушылып җырлыйсы килү, инструменталь ансамбль төзисе килү теләге белән яшәдем.

Быел минем иҗатыма, олы сәхнә юлына басуыма 25 ел булды. Безнең яраткан җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Винера Ганиева, Римма Ибраһимова, Хәмдүнә Тимергалиева, Вафирә Гыйззәтуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, «Заман» төркеме һәм башка милләтебез асылташларының инструменталь ансамбльгә кушылып җырлауларын мәңгегә онытмыйм. 

Зур әзерлек белән, олы җаваплылык алып, мин дә «Илһам» ансамблен төзергә булдым. Минем әлеге хыялымның тормышка ашуына сәбәпче булган, музыкантлар эзләүдә булышучы, гомумән, күп кенә киңәшләр бирүче хезмәттәшем, талантлы җырчы Рифат Хөснияровка рәхмәтлемен. Концертларымда сез аның җырларын да ишетерсез. Төрле телләрдә җырлаучы, Үзбәкстанда туган, әмма татар җыр сәнгатен яратучы егет ул.

25 ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә Пирамида концерлар залында зур презентациябезгә чакырып калабыз сезне. Аллаһка тапшырдык», – дигән җырчы.

 

Фото: © Лилия Муллагалиеваның Телеграм каналыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100