Лилия Муллагалиева концертында елаган - видео
Җырчы "Әниләр бәхете" дигән җырны башкарганда, экранда аның сабыйларының сурәтләре күренә.
Лилия Муллагалиева әниләр бәхете турында җырын башкарганда күз яшьләрен тыеп тора алмаган. Бу турыда ул үзе инстаграмда язды.
«Бу җырны җырлаганда яшьләр акты да акты күздән.
Эльвира Сафина да фикерләрен язып калдырган. «Лилия, җаныкаем. 7 ел элек синең өчен генә язылган булып чыкты. Рәхмәт, матур көйгә салып, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкаруың өчен. Балаларыбызның рәхәтен генә тоеп яшәргә язсын, барыбызга да», — дип язган ул.
Концертта булып, җырны тыңлаган инстачылар да фикерләрен язып калдырган. Алар да елап утырган икән. «Бик матур җыр», эчтәлекле җыр», «күздән яшьләр ага», «Рәхмәт, Лилия апа», дип язалар.
Лилия Муллагалиева тиздән барлык җырларын да ВКонтакте челтәренә куярга вәгъдә иткән.