Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева: «Кешелек дөньясында тагын бер әшәке чир барлыкка килде»

Җырчы үзенең авырып китүе турында хәбәр иткән иде. Ниһаять, терелеп, шәһәргә чыктым», — ди Лилия Муллагалиева. Ул үзе авырган чирнең барлык билгеләре коронавирус билгеләре белән туры килүен әйтә.  

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева: «Кешелек дөньясында тагын бер әшәке чир барлыкка килде»

«Чирнең кайсын алсаң да жиңелләрдән түгел… Ә бу вирус бөтенләй дә кешенең яшәешен астын өскә китерә. Соңгы арада директта көн дә йөзләп, үзем кебек авырып терелгән яисә терелеп бетә алмый җәфаланган язылучыларым күп яза. Кайвакыт бөтен дөнья авырыйдыр кебек тоела. Кем белән сөйләшә башласаң да бер проблема — вирус. Минем үземнең тәгаен коронавирус булдымы, юкмы икәнен белмим. Чөнки антитәнчекләргә биргән анализ юк дип күрсәтте. Әмма ис, тәм югалту, тән авырту, йөткерү, температура 39га күтәрелү, тиз арада ике яклы пневмония барлыкка килү шул вирус булгандыр дигән фикергә этәрә. Бу ниндидер арттырып сөйләнә торган чир түгел. Ишетеп-күреп торасыз, авыр кичерүчеләр бик күп. Үлүчеләр дә шактый.

Иң мөһиме - паникага бирелмәскә, тиешле даруларны, витаминнарны эчеп, кешеләр белән очрашмаска тырышырга кирәк.

Үз-үзегезнең көчкә күбрәк ышаныгыз!

Тест уңай күрсәтәме, тискәреме, эш анда түгел. Беренче көннән үк антибиотиклар эчегез.

Кешелек дөньясының чирләр папкасында тагын бер әшәке чир пәйда булды. Сәламәт булыгыз, җаныкайларым. Бар да узгынчы булсын!» — дип язган җырчы инстаграмдагы аккаунтында. 

«Антитәнчекләргә иртә биргәнсең. Ясалып өлгерми. Ирем терелгәннән соң бер айдан бирде, уңай күрсәтте»;

«Лилия, бик чыгып йөрмә, әле иң исерткеч халәттән арынгансың гына. Күзләрең дөньяга ачылган кебек булгандыр. Тирә-юньне күрә башлагансыңдыр. Ләкин йөрәгең йомшак булса — йөрәккә, яки бавыр, бөергә бәрергә мөмкин. Шуңа күрә саклан, тагын берәр атна ятыбрак тор»;

«Сиңа белгән, тәҗрибәле табиб күзәтүе кирәк. Мин үземнән чыгып әйтәм. Анализларымны ватсап аша җибәрәм, ул, шуның нигезендә, миңа дарулар билгели, көн дә шалтыратып, хәлне белешеп тора. Бу — бүгенге көн таләбе, хастаханәләргә йөрүдән Алла сакласын», — дип киңәшләр биргәннәр җырчыга инстадуслары. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Буген нихаять шэхэргэ чыктым. Чирнен кайсысын алсан да жинеллэрдэн тугел...Э бу вирус ботенлэй дэ кешенен яшэешен астын оскэ китерэ. Сонгы арада директта кондэ 100 лэп узем кебек авырып терелгэн яисэ терелеп бетэ алмый яфаланган язылучыларым куп яза.. Кайфакыт ботен донья авыртадыр кебек тоела . Кем бн сойлэшэ башласан бер проблема вирус. Минем уземнен тэгаен ковид булдымы юкмы икэнен белмим . Чонки антителага биргэн анализ юк дип курсэтте. Эмма ис , тэм югалу, тэн авырту , йоткеру,39 темпер булу тиз арада икеяклы пневмония ясалу шул вирусны кузаллата. Бу ниндидер арттырып сойлэнэ торган чир тугел .. Ишетеп куреп торасыз авыр кичеручелэр бик куп . Улучелэр дэ шактый?Элегерэк кайдадыр еракта булган хэллэрне ишетсэк, хэзер узебез, узебезнен яндагылар авырый. Ин мохиме паникага бирелмэскэ, тиешле даруларны, витаминнарны тулаем эчеп , кешелэр бн очрашмаска тырышырга кирэк . Уз узегезнен кочкэ куберэк ышаныгыз! Табибларны котеп ятасы тугел. Алар улэ башлагач кына алып китэлэр. Мин мона узем инандым. Яналыклардагы саннар, статистика бар да ялган. Тест унай курсэтэме, курсэтмиме эш анда тугел .Ничектэ ничек дарулар бн бу авыртудан исэн калырга. Беренче коннэн ук антибиотиклар эчегез.?? ШУНСЫ КУРКЫТА Кешелек доньясынын чирлэр папкасында тагын бер эшэке чир пэйда булды. ??? СЭЛАМЭТ БУЛЫГЫЗ жанкайларым!!! Бар да уткече булсын!!!!??? #долойкороновирус #бардаяхшыбулсын #аллагатапшырдык #берегитесебя #саклан #kovid19 #пневмония

Публикация от ЛИЛИЯ МУЛЛАГАЛИЕВА (@lilia_mul)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100